Бүген башкарма комитет бинасында район башлыгы Айрат Хәйруллин Көньяк Кореядан килгән эшмәкәрләр делегациясе белән очрашты. Кунакларны сәламләп ул райондагы авыл хуҗалыгы үсеше турында сөйләде. Очрашу вакытында делегация бу төбәктә урта һәм кече бизнесны үстерү программалары, аз процентлы кредит турында фикер алыштылар. Корея эшмәкәрләренең максаты Әлмәтнең куллану базарын өйрәнү, җитештерү территорияләрен ачыклау. Агымдагы елда алар район территориясендә суган үстерү техологиясен башлап җибәрмәкчеләр.