28 апрельда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.
Әлмәттә мондый ярдәмне Ленин урамы, 21 йортта урнашкан Яшьләр үзәгенең кече залында сәгать 9.00 дан 12.00 кадәр алырга була.