«Нефтяник» командасы хоккейчыларын котлау, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү Көне бәйрәм чаралары алдыннан Әлмәт муниципаль районы террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш рәисе ӘМР башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов бәйрәм чараларында катнашучы кешеләрнең саны көннән-көн арту турында хәбәр итте. Шуңа да бәйрәмнәрне үткәрү ваакытында әлмәтлеләрнең һәм шәһәребез кунакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистик чараларны булдырмау мөһимлеген ассызыклады.