ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2016 ел
җомга

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Карелия җирендә республика башлыгының беренче урынбасары, Карелия Республикасының Премьер-министры Олег Тельнов белән очрашты.

Хәзер авыл халкыннан яңадан-яңа бәйрәмнәр, күңелле чаралар гына көтәсе калды. 

4  август көнне һөнәри осталык бәйгесе кысаларында узган ярышларның чираттагысы плитә ябыштыручылар арасында уздырылды.

1нче августтан алып 30нчы августка кадәр Әлмәт муниципаль районы территориясендә янгынга каршы тору махсус режимы кертелде, дип хәбәр итте күзәтү эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Александр Бибиков. Шуңа күрә, учак ягу, аерым урыннарда янгын чыгу куркынычы булган эшләр алып бару, мичләр, котельныйлар ягу, кипкән яфрак, үлән, чүп яндыру тыела.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 29нчы августына билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. 

14нче августта бәйрәм ителәчәк Төзүчеләр көне алдыннан, күпьеллык гадәт буенча Әлмәттә һөнәри осталык бәйгеләре үткәрелә.


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 9нчы сентябрена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 8 җир участогы куела.

Татарстан Республикасы милләтара аралашу культурасы югарылыгы белән аерыл тора торган төбәк. Моны Болгар ислам академиясен һәм Изга Ана Казан иконасы Соборын тергезү дә дәлилли. Әлеге масштаблы проектларны тормышка ашыру уртак тырышлыктан башка мөмкин түгел. Бу мәдәни һәйкәлләрне торгызу эшеннән әлмәтлеләр дә читтә калмаска тиеш.

Төне буе чапкан мотоцикллар әлмәтлеләргә йокларга комачаулап кына калмый, югары тизлектә чапкан бу машиналар юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрбесе өчен дә куркыныч тудыра.

21 августта Әлмәт шәһәрендә йөгерү буенча ярыммарафон уздырылачак. Анда 1 мең кеше катнашачак, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International