14нче августта бәйрәм ителәчәк Төзүчеләр көне алдыннан, күпьеллык гадәт буенча Әлмәттә һөнәри осталык бәйгеләре үткәрелә.
Бүген «Яшьлек» микрорайонындагы 9 катлы йортта малярлар көч сынашты. Барлыгы икешәр кешедән торган 5 команда катнашты. Башта бәйгедә катнашучылар 15 теоретик сорауга җавап бирделәр. Аннары бүлмәнең бер стенасына обой ябыштырдылар.
Бернчелек «Арслан» җәмгыяте командаснда, 2нче урында «АИСК» командасы, 3нчедә «Стройкомплект».