Әлмәттә плитә ябыштыручылар ярышты

2016 елның 5 августы, җомга

4  август көнне һөнәри осталык бәйгесе кысаларында узган ярышларның чираттагысы плитә ябыштыручылар арасында уздырылды. «Арслан»( берьюлы ике команда ), «Стройкомплект» һәм «Капремонтстрой» төзелеш компанияләре вәкилләре беренче турда 15 сораудан торган теоретик өлештә көч сынаштылар. Аннары 4 ванна бүлмәсенең идәненә плитә җәеп һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.Җиңүче булып “Арслан” командасы танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International