Аукцион сатулар турында белдерү

2016 елның 5 августы, җомга

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 29нчы августына билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Бакча культураларын сату өчен 9 урын, туңдырма сату өчен 1 урын, тиз әзерләнә торган ризык сату өчен 2 урын сатуга куела.

Аукционда катнашу өчен гаризалар Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт, 2нче кат, 1нче тәрәзәдә 2016 елның 29нчы июленнән 22нче августка кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.

Килешү үрнәге www.almetyevsk.tatar.ru. Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында “Булачак аукционнар һәм бәйгеләр турында” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International