ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Әлмәт районында 2016 ел уңышын җыю нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнерларны бүләкләү дәвам итә.

8 августка булган мәгълүматларга караганда, бер гектардан уртача 28,8 центнер ашлык чыккан һәм 2,8 млн тонна бөртекле суктырылган. Шул исәптән 492,1 мең тонна көзге арыш, 1052,8 мең тонна көзге бодай, 213,1 мең тонна сабан бодае, 789,6 мең тонна сабан арпасы, 108,9 мең тонна борчак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 29нчы августына билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлен 200 сумлык акчада сурәтләнү хокукына көрәштә хуплый. Республика башкаласының төп күренекле урыны төшерелгән купюра фотосын ул «ВКонтакте»дагы битенә #200Казань хэштегы белән урнаштырган.

Халык бәйрәме булган әлеге чарага Казан һәм Мәскәүдән мәртәбәле кунаклар килгән иде.


7
август, 2016 ел
якшәмбе

7 август көнне “Яшел фитнес” проекты кысаларында шәһәрнең барлык 5 мәйданында да физик культура һәм спорт чаралары узды.


6
август, 2016 ел
шимбә

6 август көнне "Сабантуй  дусларын җыя " дигән исем белән Карелия Республикасының баш шәһәре Петрозаво́дскта региональ Сабантуй узды. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстаннан әлеге бәйрәмне оештыручы куратор итеп Әлмәт районы билгеләнде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендәге делегация милли бәйрәмне тиешле югарылыкта оештыру өчен берничә көн алдан сәфәргә чыкты.

Бүген, Габдрахман авылы мәдәният йортында халык җыены узды.

Татарстан Республикасы кырларында 2,5 млн тоннадан артык ашлык суктырылды. Барлык мәйданнарның 58 проценты яки 860 мең гектар басуларда уңыш җыелда.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә басуларда эшләү өчен һәр көнне мөмкин кадәр файдалы уздырырга, бөртеклеләрне урып-җыю темпларын тизләтергә, уңышны җыеп алырга һәм сыйфатлы итеп эшкәртергә өндәде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International