Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Карелия җирендә республика башлыгының беренче урынбасары, Карелия Республикасының Премьер-министры Олег Тельнов белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, министрның милли сәясәт, иҗтимагый оешмалар һәм дини берләшмәләр белән эшләү буенча беренче урынбасары Виктор Красножон, “Чулпан” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәридә Фадеева катнашты.
Айрат Хәйруллин Карелиягә Сабантуй бәйрәмен зуррак масштабларында, халкыбызның күңел гәүһәрләрен бу төбәктә яшәүчеләргә җиткерү максатыннан һәм ихлас зур теләк белән Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме белән килүләрен билгеләде, нефть башкаласы, Татарстанда 70 кә якын милләт кешесенең дус һәм тату булып яшәүләре турында сөйләде.