Төне буе чапкан мотоцикллар әлмәтлеләргә йокларга комачаулап кына калмый, югары тизлектә чапкан бу машиналар юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрбесе өчен дә куркыныч тудыра.
Моны исәпкә алып, кичә төнлә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекция хезмәткәрләре махсус рейд оештырды һәм мондый рейдлар даими оештырылачак.
31 мотоциклычы инде җаваплылыкка тартылган.