1нче августтан алып 30нчы августка кадәр Әлмәт муниципаль районы территориясендә янгынга каршы тору махсус режимы кертелде, дип хәбәр итте күзәтү эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Александр Бибиков. Шуңа күрә, учак ягу, аерым урыннарда янгын чыгу куркынычы булган эшләр алып бару, мичләр, котельныйлар ягу, кипкән яфрак, үлән, чүп яндыру тыела.