3 август көнне “Татбурнефть” идарәче компаниясе базасында хезмәтне саклау буенча координацион Советның күчмә утырышы булып узды.
Төзүчеләр бәйрәме алдыннан ел саен әлеге һөнәр ияләре арасында бәйгеләр оештырыла. Төзүчеләрнең абруен күтәрү, осталыкларын камилләштерү, шул ук вакытта тәҗрибә дә уртаклашу максатыннан үткәрелгән бәйгегә быел чәршәмбе, 3 августта старт бирелде.
Гиподинамия – 21нче гасыр выруы. Гадирәк әйткәндә, гиподинамия әз хәрәкәтләнү ул. Экспертлар исәбенчә, җир шарында яшәүче халыкның яртысы шушы авырудан иза чигә. Авруның төп билгеләре: дәртсезлек, йокы килү, начар кәеф, кызып китүчәнлек, хәлсезлек, арыганлык, аппетит юклыгы, йокы начараю, эш сәләте кимү.
Айрат Хәйруллин кулыннан лаеклы бүләкләр бөтенесенә дә эләкмәде...
Болгар ислам академиясе һәм изге Ана иконасы Казан Соборы төзелеше дәвам итә.
Әлмәт районы медцина оешмалары җитәкчеләре психологик тренинг барышында команда булдыру теориясен һәм гамәли ягын өйрәнделәр. Тренинглар сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тәкъдиме белән республикабызның барлык дәвалау-профилактикаларында үткәрелә. Берничә көн дәвамында мондый тренингы Әлмәт медицина учреждениеләре җитәкчеләре дә үтте.
Аны психолог, бизнес-тренер, Казан дәүләт медицина университеты сәламәтлек саклау менеджменты кафедрасы укытучысы Татьяна Савельева үткәрде.
.
ТР хәрби комиссариатында дәүләт хезмәткәрләренең хәрби хезмәттә булмауларының законлы булуын тикшерүне сорап хокук саклау органнарыннан мөрәҗәгатьләр саны арткан. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хәрби комиссариаты чакырылыш бүлеге башлыгы Дмитрий Гурулев хәбәр итте. Мондый хәлнеб килеп чыгуы хәрби хезмәт турындагы законга 2014 елның 1нче гыйнвареннан гамәлгә кергән төзәтмәләргә бәйле. Алар нигезендә, Хәрби хезмәттә булмаган ир-егетләргә дәүләт структурасында эшләү тыела.
Югары белем бирү системасында бюджет урыннары саны киметелмәячәк. Андый ниятләр юк дип белдерде бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.
2 август көнне илебездә Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркка десантчы-хәрбиләр, һава десанты гаскәрләре ветераннары җыелды.
22 июль көнне Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсендә мәҗбүри медицина тикшеренүе узу һәм үткәрүнең мөһим сораулары тикшерелде.