Хәзер авыл халкыннан яңадан-яңа бәйрәмнәр, күңелле чаралар гына көтәсе калды.
Бүген авылда булган көтелгән зур тантанага шәһәрдән дә, тирә-күрше авыллардан да кунаклар күпләп килгән иде. Авыл җитәкчелеге сүзләренчә, биредә 40 еллар элек үк салынган клуб бинасы инде күптән таушалган булган, шуңа да капиталь төзекләндерүне сорап нефтьче депутатларга мөрәҗәгать иткәч, әлеге тәкъдим тиз арада «Татнефть» ААҖ ендә яклау тапкан. Шулай итеп март аенда башланган төзекләндерүгә бүген нокта куелды. Клуб 90 урынга исәпләнгән, үзенең концертлар залы, киенү-чишенү бүлмәсе, кичке уеннар өчен биюләр залы бар. Биредә үк авыл китапханәсе дә урын алган.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа