12–14 август көннәрендә шәһәр пляжы мәйданында “Татнефть” компаниясе профсоюз комитетының ир–атлар командасы арасында пляж волейболы буенча ачык республика турниры булды. Спорт ярышларында Татарстанның төрле төбәкләреннән 22 команда катнашты.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 29нчы августына билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Бүгенгә Татарстанда 1246,7 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. Бу планлаштырылган күләмнең 84 процентын тәшкил итә. Гектардан уртача уңыш 28 ц тәшкил иткән, 3,4 млн тоннадан артык ашлык суктырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Яшьләр һәм өлкәннәр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан һәм физкультурниклар көне уңаеннан картинг клубта “ Гаилә формулсы” дип исемләнгән ярышлар узды.
Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.
Бүген шәһәр паркында «Буровик» һәм «Электрон» ветераннары «Буровик» командасының 50 еллыгына багышлап оештырылган уеннарда катнаштылар. Әлеге чарада ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, спортчы ветераннар катнашты.
18 июньдә башланып киткән “Шәһәрнең мәдәни мохите” шәһәребездә актив мәдәни мохитне үстерүгә, иҗат процессына әлмәтлеләрнең үзләрен тартуга багышланган. Проект кысаларында һәр шимбә саен шәһәрнең төрле урыннарында мәдәни-күңел ачу чаралары уздырыла.
Татарстан Республикасы бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю буенча финишка чыкты. Уңышның 75 проценты (1120 мең гектардан артык) җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ел да августның икенче шимбәсендә бөтен илдә физкультурачылар көнен билгеләп узалар. Әлмәттә аны быел зурдан кубып, кызыклырак итеп оештырдылар.
Бүген 2 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында 3 нче территориаль Советның отчет җыелышы узды.