Әлмәттә физкультурачылар көнен билгеләп уздылар

2016 елның 13 августы, шимбә

Ел да августның икенче шимбәсендә бөтен илдә физкультурачылар көнен билгеләп узалар. Әлмәттә аны быел зурдан кубып, кызыклырак итеп оештырдылар. 

Ауропа стандартларына туры китерелеп, бөтен илгә шаулаган пляжда узган шимбәдә аяк атлар да урын булмады. Спортчылар, сәламәт яшәү рәвешен тормыш шигаре итеп алган йөзләгән яшьләр һәм өлкәннәр физкультурачылар көнен билгеләп узарга җыелды. 

- Әлмәттә спортны үз итүчеләр бик күп. Һәм алга таба сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез. Без моның өчен барысын да эшлиячәкбез. Актив тормыш алып бару, спортлы булу бүген модада. Спорт белән шөгыльләнгән кеше үзен бәхетлерәк итеп тоядыр дип уйлыйм. Чөнки спорт ул сәламәтлек. Ә сәламәтлек булганда калган бар нәрсә дә була, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр халкын зур вакыйга белән тәбрикләп. 
Районда спортның үсешендә нефтьчеләрнең дә роле зур булуын, спорт корылмаларына халыкның тагын да активрак йөрүен «Татнефть» ААҖ нең спорт буенча кураторы Дамир Гарайшин да атап үтте. 
Физкультурачылар көнендә спортны үстерүгә үзләреннән саллы өлеш керткән мөгаллимәләргә, тренерларга мактау билгеләре, грамотлар һәм район советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. 

Мәртәбәле кунакларга төрле спорт юнәлешләре буенча мастер-класслар да оештырылды.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International