Бүгенгә Татарстанда 1246,7 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. Бу планлаштырылган күләмнең 84 процентын тәшкил итә. Гектардан уртача уңыш 28 ц тәшкил иткән, 3,4 млн тоннадан артык ашлык суктырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Әтнә районы хезмәтчәннәре бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп алу эшен төгәлләгән. Биредә гектарыннан 30,8 центнер уңыш чыккан, барлыгы 56,2 мең тонна ашлык суктырылган. Республиканың Саба, Биектау, Азнакай, Алексеевск һәм Чистай районнары 90 проценттан артык мәйданнан уңышны җыеп алган.
Язгы культураларны җыю эшләре югары темпта бара. Республика аграрийлары 347,9 мең гектардан язгы арпа суктырган, бу планлаштырганның 94 процентын тәшкил итә, 58,7 мең гектардан - солы (94 процент), 265,9 мең гектардан - сабан бодае (59 процент)
Районнарда шикәр чөгендерен җыеп алу дәвам итә. Зәй, Сарман һәм Тукай районнарында 738 гектардан уңыш җыеп алынган. Татлы тамыразыкның тулаем күләме 19090 тонна тәшкил иткән.
"Татар-информ" МА
(Гөлүзә Василова әзерләде).