Әлмәттә “Шәһәрнең мәдәни мохите” яңа проекты дәвам итә

2016 елның 14 августы, якшәмбе

18 июньдә башланып киткән “Шәһәрнең мәдәни мохите” шәһәребездә актив мәдәни мохитне үстерүгә, иҗат процессына әлмәтлеләрнең үзләрен тартуга багышланган. Проект кысаларында һәр шимбә саен шәһәрнең төрле урыннарында мәдәни-күңел ачу чаралары уздырыла.

Кичә, 13нче августта «Яшьлек» скверында балалар өчен “Җәйдә кунакта” күңел ачу чарасы узды. Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендге шәһәр паркында “Сандугач сайрар илем -2016” бәйгесе җиңүчеләре концерты булды. «Шамсенур» паркында район фольклор коллективлары чыгыш ясады. “Әдәби ишегалдында” классик музыка концертын Әлмәт музыка колледжы куйды. Чехов урамында рәссамнар мастер-класслар үткәрде. Шәһәр пляжында «Нефтяник» ХК промо-акциясе һәм Артур & Марат дуэты концерты булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International