ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, СССР һәм Россиянең җиңел атлетика һәм чаңгы спорты мастеры, Василий Матвеев “Татнефть- Әлмәт ярыммарафоны”нда катнашачак. 

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Чуваш Сәрәне авылында балалар мәйданчыгы ачу тантанасында катнашты. Мәйданчык былтыр ук башланган “Минем яраткан ишегалды” проекты кысаларында төзелгән. Әлмәт районы башлыгы тәкъдиме белән ашырыла башлаган әлеге проект кысаларында былтыр шәһәрдә 20, авылларда 10 балалар мәйданчыгы төзелгән иде. Быел бу матур гадәт дәвам итә.   

Әлмәт барлык республика программаларында актив катнашып килә. “Универсаль спорт мәйданчыклары төзү” республика программасы кысаларында Әлмәт муниципаль районында 6 мәйданчык төзелде. Габдрахман һәм Ерак Ямаш авылларнды полиция участковыйлары өчен административ-торак коплекслары төзелде. Аларның берсе кулланышка тапшырылды инде, икенчесен тапшыру август ахырында көтелә. 

Татарстанлылар, шул исәптән әлмәтлеләр дә, дәүләт хезмәтләре порталына ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Ел башыннан гына да бу портал аша татарстанлыларга 41 миллион хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елгы белән чагыштырганда, 45% артык. Дәүләт хезмәтләре порталында 240 дәүләт хезмәтен өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча гына алырга була. Халык арасында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, табибларга язылу, штрафларны түләү кебек хезмәтләр аеруча киң кулланышта. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты транспорт чараларын сату буенча 2016 елның 16нчы сентябрена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 7 машина куела. 

Кичә, 15нче августта 7че мәктәпнең тамаша залында 3А Территориаль иҗтимагый советының (ТИС) хисап тоту җыелышы узды. Җыелышта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, РФ РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, микрорайонда яшәүчеләр, ТИС җитәкчеләре һәм аңа кергән предприятие җитәкчеләре, депутатлар һәм шәһәр коммуналь хезмәте җитәкчеләре дә катнаштылар. 


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хөйров Үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашты.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 9нчы сентябрена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 8 җир участогы куела.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Министрлар Кабинеты, муниципаль берәмлекләр Советы һәм Әлмәт муниципаль районы арасында килешү төзелде.

Якташыбыз Надежда Кнурова “Автоледи” бәйгесендә Татарстан буенча 3 нче урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International