Татарстан кырларыннан бөртеклеләрнең һәм кузаклыларның 75 проценты җыеп алынган

2016 елның 13 августы, шимбә

Татарстан Республикасы бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю буенча финишка чыкты. Уңышның 75 проценты (1120 мең гектардан артык) җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суктырылган мәйданнар күләме буенча лидерлар рәтендә - республиканың Әтнә (96 процент), Саба (85 процент), Азнакай, Алексеевск, Кукмара, Чистай (83 процент) һәм Әлки (82 процент) районнары. Республика буенча 3,1 млн тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уңыш 28,3 ц тәшкил итә. Ә ашлык суктыру буенча Азнакай (136 мең тонна), Буа (132 мең тонн), Сарман (122 мең тонна), Актаныш (117 мең тонна), Зәй (115 мең тонна), Тәтеш (110 мең тонн), Чистай һәм Арча районнары (107 меңәр тонна) беренчеләр рәтендә.

Иң күп бөртекле культуралар уңышын Зәй районында җыеп алганнар - 40 ц/га. Нурлат районында бу күрсәткеч 36,9 ц/га, Тәтештә - 35,6 ц/га, Буада – 34,6 ц/га, Сарманда – 34,2 ц/га.

Республика районнарында язгы бодай уңышын җыеп алу дәвам итә. 12 августта 418,6 мең тонна ашлык суктырылган, гектардан уртача уңыш - 24,3 ц/га. 172,2 мең гектар мәйданнан ашлык суктырылган. Әтнә районында язгы бодай 84 процент мәйданнан җыеп алынган, Азнакайда – 64 процент, Алексеевск һәм Бөгелмәдә – 58 процент, Мөслимдә – 55 процент, Чистайда – 54 процент, Ютазыда – 53 процент, Актанышта – 52 процент.

Татарстанның Зәй, Сарман һәм Тукай районнары хуҗалыклары аграрийлары шикәр чөгендерен алырга кереште. Бүгенгә 300 гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган. Күпчелек районнарда бөртеклеләрне җыеп алу эшләре белән бергә көзге культураларны чәчү эшләре бара. Бүгенгә 21,8 мең гектар мәйданга бөртеклеләр чәчелгән, аның 20,3 мең гектарын көзге арыш били.

"Татар-информ" МА

(Гөлүзә Василова әзерләде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International