Айрат Хәйруллин: « Иҗтимагый территориаль советлар системасы – безнең горурлык»

2016 елның 12 августы, җомга

Бүген 2 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында 3 нче территориаль Советның отчет җыелышы узды. Аның эшендә ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршысында эшләп килүче эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногуманов, ТОС депутатлары, шәһәр службалары җитәкчеләре катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә Айрат Хәйруллин иҗтимагый территориаль советлар системасы – безнең горурлык, башкарылган эшләр күләме буенча алар республикада беренче.

Айрат Ринатович сүзләренә караганда, алдагы берничә елда күп катлы йортларның ишек алларын тәртипкә китерү буенча күләмле эш башкарылачак. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов шәһәр территориясе, автомобиль, велосипед юллары, тротуарларда алып барылган ремонт эшләре хакында сөйләде.

Очрашу ахырында власть вәкилләре халык белән аралаштылар, залдан килгән сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International