Әлмәттә пляж волейболы республика турниры узды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

12–14 август көннәрендә шәһәр пляжы мәйданында “Татнефть” компаниясе профсоюз комитетының ир–атлар командасы арасында пляж волейболы буенча ачык республика турниры булды. Спорт ярышларында Татарстанның төрле төбәкләреннән 22 команда катнашты.

“Татнефть” компаниясенең профсоюз комитеты , “Әлмәтнең волейбол федерациясе” һәм барлык катнашучылар заманча һәм барлык уңайлыклары булган пляж мәйданында уйнау мөмкинлеге булдырганнары өчен шәһәр җитәкчелегенә, шәхсән район башлыгы Айрат Хәйруллинга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International