Яшьләр һәм өлкәннәр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан һәм физкультурниклар көне уңаеннан картинг клубта “ Гаилә формулсы” дип исемләнгән ярышлар узды. Спорт уеннарында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылардан төзелгән 22 гаилә катнашты. Техника белән яхшы идарә итү тәҗрибәсе таләп ителгән ярышлар берничә төркемгә бүленеп алып барылды. Уеннар башланганчы катнашучыларны ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Веры Головина тәбрикләде.