Әлмәттә «Буровик» һәм «Электрон» ветераннары көч сынашты

2016 елның 14 августы, якшәмбе

Бүген шәһәр паркында «Буровик» һәм «Электрон» ветераннары «Буровик» командасының 50 еллыгына багышлап оештырылган уеннарда катнаштылар. Әлеге чарада ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, спортчы ветераннар катнашты.

“Буровик” футбол командасы 1965 елда АУБР парторгы  Мөхәммәт Сабиров инициативасы белән оештырыла. 50 ел дәверендә ветеран командасы Татарстан буенча гына түгел, Россия күләмендә дә зур уңышларга ирешә.

Ветераннар арасындагы матч башланганчы абруйлы кунаклар 2008 елгы малайларның уенын карадылар, спорт белән дус булырга өндәделәр, уңышлар теләделәр. Чара ахырында Айрат Хәйруллин Александр Гусевны шәһәрнең кунакчыл урыннары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International