ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “ГеоБарс” уңышлары белән тәбрикләде. Кичә Татарстан командасы яшь геологларның IV Казахстан ачык олимпиадасында ышанычлы җиңү яулаган иде.

Яшәүчеләр белән аралашу барышында туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итергә дә була ди җитәкчеләр.

Әлмәт районың “Чулпан” ҖЧҖендә быелгы урып-җыю кампаниясендә 3 комбайн катнашкан. Аларның һәркайсында комбайнчылар гаиләләре белән эшләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе Минфаяз Илалов хәбәр итте.

2016 ел Әлмәт өчен үзгә – шәһәребезнең юл инфраструктурасында шактый үзгәрешләр булды. Капиталь төзекләндерү Шевченко, Советская, Чехов, Белоглазов, 8нче март, Ленин урамнарына, Төзүчеләр проспектына насыйп булды. Шуның өстенә 18 ишегалды территориясе төзекләндерелде.

Бүгенге көндә Татарстанда мөгезле эре терлекнең 16 проценты лейкоз вируслы. Авыру терлекләрнең күбесе, 30 процентка якыны, “Красный Восток” агрохолдингында теркәлгән. Бүген бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдерде.

2016 елның 1 августына Татарстанның 12 муниципаль районы 14 пунктында хайваннар арасында 14 котыру очрагы теркәлгән. Бу 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда 17 тапкырга ким, ул чакта 240 очрак теркәлгән була. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдерде.

Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе эшчәнлеге кирәкле булып кала бирә, һәм аңа күп кенә актуаль бурычлар йөкләнә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтү советының 46 нчы утыршында хәбәр итте, диелә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Африка дуңгыз чумасының (АДЧ) Татарстан чигенә якынлашуы хафага сала. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдерде.

Әлмәт районының “Чулпан” ҖЧҖтә бүген көзге арыш чәчә башлыйлар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хуҗалык җитәкчесе Минфаяз Илалов хәбәр итте.

Быел Татарстанда социаль ипотекага 9554 фатирлык 193 торак йорт төзелү каралган, дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International