Африка дуңгыз чумасының (АДЧ) Татарстан чигенә якынлашуы хафага сала. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдерде.
“Бүгенге көндә иң борчыган мәсьәлә – ул Африка дуңгыз чумасы, -дип билгеләп үтте спикер. – Әйе, бүгенгә безнең төбәк бу яктан имин санала, әмма Россиядә вәзгыять киренке. Һәм көн саен әлеге чир Татарстанга якынлаша”.
Хисаметдинов китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, быел илдә АДЧ буенча 151 очрак теркәлгән. Алдагы еллар белән чагыштырганда бу якынча ике тапкырга күбрәк. “Чир килеп чыккан һәр яңа урын безгә якынрак төбәктән. Түбән Новгород, Самара һәм Саратов АДЧ буенча куркыныч төбәкләр санала“, - дип хәбәр итте ул.
Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, Татарстанда 1 июньнән 1 августка кадәр АДЧ таралуга юл куймауга юнәлдерелгән ике айлык үтә. Айлык кысаларында урыннарда укытулар оештырыла, дуңгыз ите, аннан ясалган теләсә нинди ашамлык идарә һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеег өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе лабораторияләрендә тикшерелгән.
“Безнең команда көчле, без төбәкне әлеге афәттән саклаячакбыз”, - дип ышандырды Хисаметдинов.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия Федерациясе территориясендә 2016 елның 1 гыйнвареннан 9 августына кадәр 20 төбәктә АДЧның 151 очрагы теркәлгән.
"Татар-информ" МА