РФ экология министры урынбасары Рөстәм Миңнехановны "ГеоБарс" уңышлары белән котлады

2016 елның 16 августы, сишәмбе

 РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Киселев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “ГеоБарс” уңышлары белән тәбрикләде. Кичә Татарстан командасы яшь геологларның IV Казахстан ачык олимпиадасында ышанычлы җиңү яулаган иде.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык һәм шәхсән үз исемемнән сезне, Татарстан Республикасы “ГеоБарс” командасын, яшь геологларның IV Казахстан кыр олимпиадасында лаеклы җиңү белән котлыйм. Татарстанның яшь геологлары ярышларның бөтен төрләрендә дә яхшы чыгыш ясап, Россия Федерациясе данын лаеклы рәвештә яклады, - диелә мөрәҗәгатьтә. – Сезгә, мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич, илебездә балалар-яшүсмерләрнең геологик хәрәкәтен үстерүдәге өлешегез өчен рәхмәт әйтәм һәм һөнәри кадрлар әзерләү эшендә алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет итәм”.

Миләүшә Низаметдинова әзерләде, "Татар-информ" МА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International