Быел Татарстанда социаль ипотекага 193 торак йорт төзелү каралган

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Быел Татарстанда социаль ипотекага 9554 фатирлык 193 торак йорт төзелү каралган, дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.

Бүген республикада 105 мең төзүче эшли. 59 торак йорт сафка кертелгән. Быелга коммерция ошмалары тарафыннан 99 торак йорт төзеләчәк.

2016 елда 830 йорт төзекләндереләчәк, әлегә аларның 814ендә эшләр башланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International