Татарстанда котыру чире 17 тапкыр кимегән

2016 елның 16 августы, сишәмбе

2016 елның 1 августына Татарстанның 12 муниципаль районы 14 пунктында хайваннар арасында 14 котыру очрагы теркәлгән. Бу 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда 17 тапкырга ким, ул чакта 240 очрак теркәлгән була. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдерде.

Хисаметдинов сүзләренчә, Татарстанда узган ел 317 котыру очрагы теркәлгән. “1 августка Татарстанда 14 котыру очрагы теркәлде. Күрше төбәкләр белән чагыштырганда бу бик аз”, - дип билгеләп үтте ул.

“Узган ел Татарстан котыру чире буенча илдә беренче өчлеккә кергән иде. Төбәк җитәкчелеген дә, безне дә бу бик нык борчыды. Без бик зур эш башкардык. Әлеге чир кешеләр өчен дә бик куркыныч бит “, - дип билгеләп үтте спикер.

Хисаметдинов мәгълүматлары буенча, быел котыру чиреннән барлык авыл хуҗалыгы хайваннарына һәм эт, мәчеләргә вакцинация үткәрелә. Федераль үзәктән авыл хуҗалыгы хайваннарын вакцинацияләүгә 20 млн акча бүлеп бирелә. Моннан тыш, аучыларга кыргый хайваннар өчен махсус вакцина өләшкәннәр. Аучылар тырышлыгы белән төлкеләр саны киметелә, әлеге максатка 4 млн сум акча бүленгән.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International