Әлмәт районың “Чулпан” ҖЧҖендә быелгы урып-җыю кампаниясендә 3 комбайн катнашкан. Аларның һәркайсында комбайнчылар гаиләләре белән эшләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе Минфаяз Илалов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, биредә ел саен диярлек бер үк гаилә династияләре уракта катнаша. “Инде берничә ел “Чулпан” хуҗалыгында комбайнчылар гаиләләре белән эшли. Мин биредә 2011 елдан бирле җитәкчелек итәм. Шул елдан ук комбайн руле артына Миләүшә Мостафина утырды һәм үзе белән сеңлесе Зәлидәне алды. Быел исә аларның энеләре Азат та урып-җыюда катнашты. Икенче комбайнда ирле-хатынлы Рәхматуллиннар — Денис һәм Светлана эшли. Әле күптән түгел генә район башлыгы Айрат Хәйруллин комбайнчыларның эше белән танышырга килгән иде. Дениска ярдәмче табылмаган ахры, дигәнрәк фикер җиткерде. Юк, мин әйтәм, Айрат Ринатович, аның икенче ягы да бар. Ир кеше, хатын-кызга караганда, йомшаграк. Хатыны янында булганда, аңа күз-колак булып тора, спиртлы эчемлегенә дә тартылмый, тәртип тә бозмый дидем. Светлана безнең ветеренария технигы, җәен ул ял алып, комбайнда эшли. Өченче комбайнда нефтьче Шамил Әлимов үз хисабына ял алып, урып-җыю вакытында ел саен кайта һәм малае белән хезмәт куя”, - диде Минфаяз Илалов. Ул комбайнчылар хезмәтеннән бик канәгать булуын да яшермәде һәм аларга рәхмәтләрен җиткерде.
“Минем комбайнчылар кебекләр районның бер генә хуҗалыгында да юк”, - ди ул.
Комбайнчы Мостафиннар хакында “Татар-информ”да алдарак укырга мөмкин булачак.
"Татар-информ" МА