Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе эшчәнлеге кирәкле булып кала бирә, һәм аңа күп кенә актуаль бурычлар йөкләнә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтү советының 46 нчы утыршында хәбәр итте, диелә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Мәскәү белән Казан арасында видеоконференция режимында уздырылган утырышта Россия Федерациясе Спорт министры, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтү советы рәисе Виталий Мутко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.
Казаннан (Татарстан Хөкүмәте йортыннан) утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башкалар катнашты.
Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында дирекция 11 спорт чарасын оештыруда һәм уздыруда катнашты, шулардан 10сы – халыкара дәрәҗәдә. Моннан тыш, дирекция ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының федераль операторы итеп билгеләнде, шуның буенча төбәкләр белән эшне җайга сала.
Россия Спорт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 2017 елда ЮНЕСКО химаясында Казанда министрлар һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы вазыйфаи затларның халыкара конференциясенең 6 нчы утырышы уздырылачак.
Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Спорт министрлыгы җитәкчелегенә мондый ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул, дирекция шулай ук илдә ГТО комплексын гамәлгә ашыру мәсьәләсендә үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы башкарыр, дип ышанып әйтте.
Рөстәм Миңнеханов волонтерлар хәрәкәтен үстерү эшчәнлеген аерым билгеләп үтте. Волонтерлар 2013 елда Казанда үткәрелгән бөтендөнья җәйге Универсиада барышында җитди тәҗрибә тупладылар, диде ул, һәм хәзер алган күнекмәләрен башка чараларда кулланалар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына, 2019 елгы WorldSkills һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек эшләре бара. “Мондый глобаль, бөтен дөнья масштабындагы чараларда катнашуыбызга шатбыз”, - диде ул.
2016 елның 1 яртыеллыгында "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАО эшчәнлеге һәм киләчәккә бурычлары турында аның генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар Күзәтү советы составына үзгәрешләр кертү һәм башка оператив мәсьәләләрдә фикер алышты.
"Татар-информ" МА