Сыерыгызда лейкоз ачыкланган икән, кичекмәстән сугымга тапшырыгыз - Алмаз Хисаметдинов

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда мөгезле эре терлекнең 16 проценты лейкоз вируслы. Авыру терлекләрнең күбесе, 30 процентка якыны, “Красный Восток” агрохолдингында теркәлгән. Бүген бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдерде.

“Бездә сыерларда лейкоз проблемасы бар, - дип билгеләп үтте спикер. – Быелгы елны без Мөгезле эре терлектә лейкозга каршы көрәш елы дип игълан иттек”.

Хисаметдинов сүзләренчә, 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча, Татарстанда мөгезле эре терлекнең 16 проценты лейкоз вирусын йөртә. “Дөрес аңларга кирәк: болар чирле сыерлар түгел, алар вирус йөртүчеләр. Андый сыерларның сөте сөт комбинатларына тапшырыла. Ә лейкозлы сыерларны без ике атна эчендә сугымга озатабыз”, - диде ул.

Лейкоз вирусы белән зарарланган иң күп терлек – 32 процент, “Кызыл шәрык” агрохолдингында теркәлгән. Холдингта бик нык шөгыльләндек, терлекләрне икегә аердык. Шулай итеп статистиканы 10 процентка яхшырттык”, - дип аңлатты ул.

Республикада лейкоз йөртүче сыерлар санын узган ел белән чагыштырганда 5 процентка киметелә, быел да шундый да бурыч тора. Спикер хәбәр итүенчә, 2020 елга кадәр Татарстанга федераль үзәк мөгезле эре терлектә лейкозны дәвалау буенча яхшы төбәкләр сафында булу бурычын куйган.

Хисаметдинов күп кенә фермерларның, клиник яктан үзен күрсәтмәгәч, лейкозны авыруга санамауларын, шуның белән хәлне катлауландыруларын әйтеп узды. “Лейкоз – ул кан рагы, вируслы авыру, бер хайваннан икенчесенә бик җиңел күчә. Беркем дә бу авыруның хайваннардан кешегә күчүен расламады. Шулай да мин андый авырулы хайван сөтен эчмәскә киңәш итәр идем. Күз алдына китерегез: сез бит яман шеш авырулы сыер сөтен эчәсез. Халыкка мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: әгәр дә сезнең сыерда лейкоз булуы ачыкланган икән, кичекмәстән сугымга тапшырыгыз “, - диде идарә башлыгы.

Туберкулезлы хайваннар турында хәлгә тукталып, Алмаз Хисаметдинов әлегә Татарстанда бер очрак – Әлки районында, шул ук “Красный Восток” агрохолдингында теркәлүен әйтте. Спикер сүзләренчә, терлекләрне Алабуга ит комбинатына тапшыралар, анда тиешле эшкәртүдән соң иттән консерв продуктлары әзерлиләр. “ Әлеге процесс тиз генә тукталмаячак. 2017 ел азагына кадәр без хәлне яхшыртыруны планлаштырабыз”, - дип белдерде ул. 
 

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International