Әлмәт районының “Чулпан” ҖЧҖтә бүген көзге арыш чәчә башлыйлар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хуҗалык җитәкчесе Минфаяз Илалов хәбәр итте.
Әлеге хуҗалыкта урып-җыю эшләре тәмамланган һәм авыл хезмәтчәннәре көзге чәчүгә тотынырга ниятли. Хуҗалык җитәкчсе фикеренчә, көзен чәчелгән игеннән уңыш алу гарантиясе күбрәк.
“Чулпан”да көзге культуралар якынча 700 гектар җирне били. Быел гектарыннан 25 центнер уңыш алганнар, узган ел 23 центнер тирәсе булган. Хуҗалыкның барлыгы 3,5 мең гектар чәчүлек җирләре бар, шуларның 1 мең гектарына күпъеллык үләннәр чәчелә.
“Без көзге культураларга ашлама, агу кушып чәчәбез. Быел безнең якта корылык килде, шулай да көзге бодайның уңышыннан канәгать. Сабан бодае ул кадәр уңмады. Биредә үзебезнең дә гаеп бардыр бәлки, ашламаны бик күп кертмәдек. Әмма күп ашлама файдаланган хуҗалыкларда да уңыш бездәгечә”, - ди Минфаяз Илалов.
Җитәкче сүзләренчә, ашламага караганда, биредә җирне күпъеллык үләннәр, аеруча люцерна белән баетуны өстенрәк күрәләр. Моның икенче уңай ягы — үлән туфракны аммиакка баетып кына калмый, ә аны силос буларак та файдаланып була.
Быел республикада 600 мең гектарда көзге культураларны чәчү планлаштырыла. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә моның 61,7 мең гектарында чәчү чәчелгән. Узган ел бу күрсәткеч 69,3 мең гектар булган.
"Татар-информ" МА