Пенсия, индексация кызыксындырамы – шалтырат

2016 елның 26 августы, җомга

29 августта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.

Бу көнне 9.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буйлап бушлай кайнар линия телефоны эшли: 8-800-100-26-27. Пенсия фонды бүлеге белгечләре пенсионерларның пенсия түләүгә, индексациягә, пенсияне яңадан исәпләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәкләр.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International