Һәр авылның үз тарихы, үз истәлекле урыннары бар. Алар авыл халкының яшәешендә аерым бер урын алып, иң борчулы да, иң шатлыклы да мизгелләренең шаһиты булып торалар. Әлмәт районының Түбән Абдул авылы кешеләре өчен "Әнием кизләве" дип аталган чишмә шундый кадерле урыннарның берсе булып санала. Моннан 10 ел элек авыл Советы, Әлмәт районы Советы депутаты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов, аның туганнары Салаховлар гаиләсе инициативасы буенча, тирә ягы ташландык хәлгә әйләнгән чишмәне торгызып, төзекләндереп шифалы су чыганагына "Әнием кизләве" дигән исем бирелгән иде. Әлеге вакыт эчендә чишмә түбәнабдуллыларның иң яраткан урынына әверелеп, биредән кеше сукмагы өзелмәде. Кемнәрдер суга килә, икенче берәүләр ял итү, аралашып утыру өчен дә әлеге урынны сайлый.
"Әнием кизләве"нең халык арасында никадәр популяр булуын, 2016 елның Татарстанда су саклау зоналары елы дип игълан ителүен һәм чишмәнең 10 еллыгын күздә тотып, авыл җирлеге белән берлектә чишмә буенда бәйрәм уздырырга ниятлиләр. Әзерләнә торгач планнар шулкадәр киңәя ки, чара Түбән Абдул авылы көненә әверелә. 6 август көнне авыл күле буендагы аланда башланып киткән бәйрәмгә халыкның олысы да, кечесе дә җыелды. Чараны ачып авыл җирлеге башлыгы Равил Юнысов авылдашларын бәйрәм белән тәбрик итте, авыл көнен оештыру һәм үткәрүгә зур ярдәм күрсәткән өчен Ильяс һәм Рафик Салаховларга барлык түбәнабдуллылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
- Әлеге чара киләчәктә Түбән Абдул халкын берләштерүче, чын күңелдән аралашуга нигезләнгән якты, матур бәйрәм булсын иде, - дигән теләкләрен җиткерде ул.
Авыл көне, чын мәгънәсендә, истәлекле бәйрәмгә әверелде. Мул табыннар артында, Резеда Акмалова, Рәфис Гаффанов һәм башка сәнгать осталары әзерләгән концерт программасына хозурлана -хозурлана чәй эчүче абый-апалар да, гөжләп кайнаган самоварлар куелган өстәл янында аралашучы яшьләр дә бик шат иде ул көнне. Ильяс Рәхимҗанович башкаруындагы "Сәгать теле" җыры әлеге мөхтәрәм шәхеснең авылдашларына бәйрәм бүләге булып яңгырады. Концерт программасы белән параллель рәвештә күл буенда спорт ярышлары кызды, йомырка кабып йөгерү, көянтә белән су ташу кебек халыкчан уеннарда катнашырга теләүчеләр дә артканнан -арта барды. Елга буенда төштән соң башланып киткән бәйрәмнән халык кичке тугызда гына таралышты.
Фәрдия Хәсәнова