Әлмәттә укытучыларның август киңәшмәсе үтте

2016 елның 26 августы, җомга

Бүген Әлмәт муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмә эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Темерхан Алишев һәм Әлмәт муниципаль рйоны башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Киңәшмәнең рәсми өлеше башланыр алдыннан, Әлмәт районы урта, һөнәри һәм югары уку йортлары оештырган күргәзмә булды. Педпгогик конференция барышында узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде.

Быел Әлмәт муниципаль районы мәгариф системасының иң зур уңышы дип, республика рейтингында 25нче урыннан 18нчегә күтәрелүен атарга була. Шулай да эшлисе эшләр байтак әле, шул исәптән математика, сайлап ала торган фәннәрдән БДИ нәтиҗәләрен яхшырту, сәләтле балалар белән эшне камилләштерү, дип белдерде мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов.

Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина татар телен өйрәтүдә балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамлылык турында чыгыш ясады.

5нче Гимназия директора Венера Баһаветдинова белем бирү сыйфатын үстерүдә мәгариф учреждение белән нәтиҗәле идарә итүнең әһәмияте турында сөйләде.

Рус акташы коррекцион мәктәп-интернаты директоры Владимир Моисеев сәламәтлеге чикләнгән баларга белем бирү стандарты кертү үзенчәлекләрен аңлатып бирде.

Мәгариф һәм фән министы үз чыгышында йомшаграк мәктәпләргә игътибар арттырырга кирәклеген ассызыклады, шушы арада бу юнәлештә федераль программалар оештырылачыгын хәбәр итте һә Әлмәт районыны аларда актив катнашырга чакырды. Шулай ук педагогик этиканы саклауны көчәйтергә кирәклекә басым ясады. Әлмәт муниципаль районы Айрат Хәйруллин районыбызда белем бирү сыйфатын күтәрү максатыннан махсус юл картасы булдырылырга тиешлеге турында әйтте. Әлмәттә кадр потенциалының көчле, белем бирү җирлеге ныклы булуын, бюджет акчасының 72% нәкъ шушы өлкәгә юнәлтелүен искәртеп, республикада алдынгылар рәтенә күтәрелү бурычын куйды. Шулай ук алдынгы мәгариф учреждениеләренә һәм укытучыларга стимул бирү максатыннан, Әлмәт муниципаль районы башлагы фонды булдыру турындагы документка кул куелачагын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International