"Алтыннан да кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле нәрсә - тәрбияле баладыр" дигән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Әлеге сүзләрнең асыл мәгънәсенә Елховой авылында яшәүче, 15 август көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган тыл ветераны Мәрьям апа Дәүләтшинаның гомер бәйрәмендә булып кайтканнан соң янә бер кат инандым.
9 нчы дистәне тутыруына карамастан, яшь ханымнарга хас җитезлек белән атлап йөргән, татар шагыйрьләренең 5-6 куплетлы шигырьләрен яттан сөйләп исебезне алган Мәрьям апа бүгенге яшьләр өчен тырыш хезмәт, тәрбияле ана үрнәге булып тора. Узган гомер - хезмәтендә алган Мактау грамоталары, авылның мактанычы булырлык балалары, туганнары һәм авылдашларының хөрмәте белән бәяләнә.
Мәрьям апа Дәүләтшина 1926 елның 15 августында Елховой авылында туып үсә. "Әтием Әбелгата, әнием Бәрия дә бик тырыш, хезмәт белән көн күрә торган кешеләр иде. Аллага шөкер, ач-ялангач булмадык, мал-туар асрадык, зур бакчаны эшли идек," - дип искә ала ул бала чакларын. Тик балачак озакка бармый, сугыш башлану белән барлык авыр эш Мәрьям кебек 14-15 яшьлек кызлар җилкәсенә кала. Үгез җигеп җир дә сөрәләр, зелпе себеркесе дә җыялар, колхоздагы барлык эшләрне төп башкаручы булып торалар алар. 18е тулгач, аларны вербовать итеп Пермь өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. Тик андагы авырлыкларга озак түзә алмыйча, киредән туган авылларына кайталар кызлар.
1945 елның җиңүле языннан соң шушы ук авылның булган бер дигән егете Әгъзам белән гаилә корып җибәрәләр. Әгъзам һәм Мәрьям Дәүләтшиннар икесе дә гомер буе "Путь к коммунизму" колхозында тир түккән, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызуга үзләреннән зур көч керткән җир кешеләре. Ире гомер буе бригадир булып эшләгәнлектән, кеше бармый торган иң авыр эшләргә чыгарга туры килә Мәрьям апага. Елховойлыларга хас тырышлык белән 5-6 гектарлы чөгендер басуларында, суган плантацияләрендә дә хезмәт куя ул.
"Без гомер буе зур, тату гаилә булып яшәдек. 37 ел кайнана, кайната белән тордым. Төп йорт булгач барлык туган-тумача да шушында җыелды. Ишек алдында 10-15 әр бала тәгәрәшеп үсә иделәр,"- дип искә ала ул гомер йомгагын сүтә-сүтә. - Байлыкка омтылмадык, гомер буе хезмәт белән булдырганның кадерен белеп, игелеген күреп яшәргә тырыштык. Балаларны да шулай тәрбияләдек. Үзем шигырьләр яраткач, еш кына балаларга Тукай сүзләрен кабатлап, "Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш", дип әйтергә ярата идем. Йортта олылар белән яшәү, әби-бабай йогынтысы да зур булгандыр инде.
Үзе әйткәнчә, Мәрьям апаның иң зур байлыгы аның балалары. Олы уллары Шамил Дәүләтшин әтисе юлыннан китеп, гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган. Алабуга районы хуҗалыгында озак еллар колхоз рәисе, 25 елдан артык урта һөнәри белем бирү лицее директоры булып эшли. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм башка мактаулы исемнәргә лаек булган, олуг дәрәҗәле кеше.
Уртанчы уллары Җәмил дә икътисадчы һөнәрен сайлый. Тик кызганычка каршы, вакытсыз килеш якты дөньядан китеп бара. Кызлары Җәмилә Әгъзамовна гомерен балаларга тәрбия бирүгә багышлаган абруйлы укытучы.
90 яшьлек юбилей көнне дә Мәрьям апаның йорты шау-гөр килеп торды. Аны тәбрикләргә ӘДМХИ ректоры, Әлмәт муниципаль районы Советы депутаты, шушы авыл егете Ильяс Салахов, Түбән Абдул авылы җирлеге башлыгы Равил Юнысов, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Хәтимә Миннебаева, Халыкны социаль яклау идарәсенең бүлек җитәкчесе Сәрия Мөхәммәтшина килгән иде. Сәрия Мөхәммәтшина юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау телеграммасын, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинның адреслы папкасын һәм бүләкләрен тапшырды.
Кунаклар, туганнары, 6 оныгы, 8 оныкчыгы җыелган түгәрәк табын артында Мәрьям апа Дәүләтшина адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ул үзе дә җавапсыз калмады.
Әй, син, картлыгым,
Кайлардан килдең?
Минем адресны кайлардан белдең? - дип шигырьләр укый- укый, үзен хөрмәт итеп бәйрәменә килүчеләргә изге теләкләрен юллады. "Без инде күп авырлыклар кичтек, дөньялар тыныч булсын да, күкләребез аяз булсын,"- диде Мәрьям апа.
Фәрдия Хәсәнова