Казанда К. Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли театр фестивале үтәчәк

2016 елның 26 августы, җомга

15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли театр фестивале үтәчәк. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан оештырыла. 2014 елдан фестиваль халыкара дәрәҗәдә уздырыла. Быел анда Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе театрлары катнашуы көтелә. Алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрлары сәхнәсендә күрсәтәчәк.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International