Авыл хуҗалыгына ярдәм арта, әмма фермерларга иркен суларга иртәрәк - Нарышкин

2016 елның 26 августы, җомга

Быел федераль бюджеттан авыл хуҗалыгын үстерүгә 237 млрд сум бүлеп бирәләчәк, бу элек планлаштырылганнан 70 млрд сумга күбрәк. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин Ленинград өлкәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән узган эшлекле киңәшмә кысаларында сөйләде.

Аның сүзләренчә, 10 елда федераль бюджеттан Россия агросәнәгатенә ярдәм итүгә 1 трлн 400 млрд сум юнәлдерелгән, фермерлар тагын 9 трлн кредит һәм инвестиция буларак алган.

"Россиядә авыл хуҗалыгы экспорты 16 млрд доллар тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: корал экспортыннан табыш 11,7 млрд доллар тәшкил иткән, димәк, тышкы базарга авыл хуҗалыгы продукциясен коралга караганда күбрәк чыгарабыз дигән сүз. Моннан тыш, Россия башлангыч позицияләр буенча авыл хуҗалыгы буенча үзен тәэмин итүдә яңа дәрәҗәгә чыккан", - диде Нарышкин.

Әмма ирешкән уңышларда туктап калырга иртәрәк, чөнки Россиядә товар позициясе җитәрлек. Алар арасында - сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимеш, орлык һәм нәсел импорты.

"Татар-информ" МА

(Гөлүзә Василова әзерләде).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International