Иң гуманлы һәм ышанычлы һөнәр ияләре

2016 елның 27 августы, шимбә

Россиядә ветеринария хезмәткәрләре көне 31 август көнне билгеләп үтелә. Фитосанитар куркынычсызлыгыбыз һәм ветеринар контроль сагында торучы әлеге һөнәр ияләренең хезмәте җәмгыятебез өчен бик мөһим. Әлмәт ветеринария берләшмәсе бүген нинди планнар белән яши, нинди проблемалар кичекмәстән хәл итүне таләп итә? Әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында без Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Рөстәм улы Мөхәммәтҗанов белән әңгәмә кордык.

- Реваль Рөстәмович, бүгенге көндә ветеринария хезмәткәрләре нинди мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшли?

- Әлмәт ветеринария берләшмәсе штатында 45 хезмәткәр исәпләнә, шуларның 6сы өстәмә рәвештә, хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан алынды. Безнең берләшмәдә дәүләт стандартларында каралган барлык төрләр буенча да, терлекләр һәм кыргый хайваннарны вакцинацияләү, авыруларны ачыклау, дезинфекцияләү, хирургия ярдәме, сыерларны ясалма орлыкландыру, кыскасы, ветеринариядә дәүләт стандартлары буенча каралган барлык төр хезмәтләр дә күрсәтелә. Бүгенге көндә әлеге эш Яңа Кәшер, Кузай, Габдрахман, Елховой, Бишмунча һәм Дальние Ямаши авыллары ветеринария участокларында алып барыла.

25 август көнне Бишмунча авылында ветеринария пункты ачылу тантанасы булды. Мондый хезмәт күрсәтү пунктын 2017 елда Дальние Ямаши авылы җирлегендә төзү планга кертелгән. Безнең белгечләр Бөгелмә нәселле маллар заводы белән турыдан-туры эшли, хуҗалыгында мөгезле эре терлек тотучыларның теләге буенча сыерны ясалма орлыкландыру өчен ит токымының берничә төрлесеннән файдаланырга мөмкин. Әлеге хезмәтнең бәясе 500 сум. Бу беренче чиратта терлекләрне генетик авырулардан саклау, аның нәселдән - нәселгә күчмәвен тәэмин итү өчен эшләнә. Бүгенге көндә сыерларның лейкоз(кан выруы) белән авыруы бик актуаль проблема, тикшерүләр күрсәткәнчә, хуҗалыктагы малларның 28 проценты әлеге авыру белән зарарланган. Болардан тыш вак йорт хайваннары, этләр, песиләрне стерилизацияләүне дә алып барабыз. Хуҗасыз һәм кыргый хайваннар белән көрәшү максатыннан, ветеринария участогы булган һәр авылда айга бер тапкыр әлеге төр хезмәт бушлай күрсәтелә.

- Социаль масштабларда куркыныч тудырырдай авырулар белән эш ничек тора?

- Фитосанитар куркынычсызлык һәрвакыт дәүләтнең ветеринария контролендә. Барлык мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылып һәм оператив рәвештә яңартылып тора, чаралар планы раслана. Бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә ящур, нодулярный дерматит авырулары очраклары теркәлгән. Алар буенча өзлексез рәвештә мониторинг алып барыла. Арадан иң куркыныч тудырганы дуңгыз Африка чумасы. Йорт һәм кыргый дуңгызлар арасында тарала торган әлеге чирдән бүгенге көнгә кадәр дәвалау чаралары табылмаган, авырудан бары тик вирусларны юкка чыгарып кына сакланып калып була. Татарстанда ярты миллионнан артык, Әлмәт районы территориясе хуҗалыкларында 500 баш чамасы дуңгыз исәпләнә. Бүгенге көндә дуңгыз Африка чумасы авыруы теркәлгән иң якын регион Чувашия, шуңа да барлык чаралар да күрелә. Беренче чиратта терлек асраучылар бу хакта үзләре кайгыртырга тиешләр. Кызганычка каршы, ветеринария белгечләре тарафыннан күп тапкырлар кисәтүләр ясалуга карамастан, Малышев хуҗалыгы, Багряж-Никольскида яшәүчеләр терлекләрен басу-кырларга чыгарып җибәрәләр, аларның кыргый дуңгызлар белән бәйләнешкә керү, шул рәвешле авыру йоктыру куркынычы бик зур. Шунысын искәртеп китәргә кирәк, Африка чумасы вирусы табылган территория 20 км радиус белән катгый карантинга ябыла. Барлык дуңгыз терлеге, алардан алынган продукция, терлек абзарлары-бернәрсә дә калдырмыйча яндырыла, юк ителә. Территориягә керү-чыгу прописка белән генә мөмкин булса, техника исә тулысынча химик эшкәртү узганнан соң гына яшәү урыннарына кертелә. Әлеге авырудан Россия территориясендәге хуҗалыкларга ел башыннан 30 миллиард сумнан артык зыян килгән. Халык игътибарына тагын шуны җиткерәбез, чит регионнардан кергән терлек итләре яки тере килеш мал алуга бик җитди карарга кирәк. Бу бигрәк тә Корбан бәйрәме алдыннан актуаль. Гадәттәгечә, Казахстан, Оренбург якларыннан сугымга сарыклар алып керәчәкләр. Ветеринарлар тарафыннан аларның һәрберсе контрольдә тотылачак, тикшерелеп махсус рөхсәт язуы биреләчәк. Шуның өчен дә, мал алган вакытта сатучылардан ветеринар справкасын сорарга онытмагыз. Тиешле документлар булмаган очракта 8(8553) 36-05-58 телефонына шалтыратып хәбәр итә аласыз.

- Белүемчә, узган ел кыргый этләр, төлкеләрдән зыян күрүчеләр булды. Әлеге мәсьәлә ничек хәл ителде?

- Күп кенә әлмәтлеләрне борчуга салган кыргый эт, төлкеләргә каршы чаралар күрелде. Әлеге максатларга республикадан март аенда 12 мең доза, июнь аенда 10 мең доза вакциналар бүлеп бирелде, урманның кыргый җәнлекләр еш була торган урыннарына махсус вакциналар таратылды. Районның аучылар җәмгыяте белән берлектә 400 дән артык төлке атылды. Гади йорт хайваннары, этләр, песиләрнең кешеләрне тешләү очрагы булганда да, авыруны кисәтү йөзеннән ветеринария хезмәткәрләре йорт хайванын учетка ала.

- Реваль Рөстәмович, сатуга чыгара торган малларны махсус урыннарда гына чалу, эшкәртү турында закон кабул ителгән иде. Әлмәт районында әлеге таләпләр үтәләме?

- 2014 елның 1 маенда Таможня турындагы Федераль Закон гамәлгә керде һәм без аны үтибез дип ышандырып әйтә алам. Бүгенге көндә район территориясендә санитар таләпләргә җавап бирердәй 4 сугым пункты эшли. Сентябрь аенда яңадан берсе Яңа Кәшер авылында Тухбатуллиннарның фермерлык хуҗалыгында ачылачак. Шәхси хуҗалыкларга мал сую ит бары үзләре өчен булганда гына рөхсәт ителә. Район һәм шәһәр территориясендә сатыла торган барлык ит һәм ит продукцияләре ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан катгый контрольдә тотыла, аеруча читтән кертелгәннәр. Чит регионның клеймосы булса да, безнең белгечләр кабаттан карап, аларга үз мөһерен суга. Элеккерәк еллардан аермалы буларак, һәрбер клеймо номерлы, ветеринарның фамилиясе белән теркәлү узган. Шуның өчен дә сыйфатсыз итне сатуга чыгарган очракта һәр белгеч шәхси җаваплылык ала. 2015 ел дәвамында ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан мал итенә - 28821, кош итенә - 11974, яшелчә һәм җиләк-җимешкә 7984 экспертиза ясалган.

- 31 август Россиядә ветеринария хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Әлмәт ветеринария берләшмәсе һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршылый?

- Уңышлар дип зурдан купмасак та, дәүләт ветеринария хезмәте буларак үз алдыбызга куелган барлык бурычларны да намус белән үтәп барабыз. Район хуҗалыкларында иң актуаль булган кадрлар проблемасын хәл итү максатыннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария академиясе белән өч яклы килешү төзеп һәрбер хуҗалыктан белгечләр укытып чыгардык. Берләшмәнең үзендә ветеринария белгечләре җитәрлек, аларның һәрберсе аерым хуҗалыкларга беркетелгән. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган бер укучыны юллама белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрәбез. Татарстан Республикасы Президенты программасы кысаларында безнең берләшмәгә быел өр-яңа автомобиль бирелде. Бүгенге көндә берләшмә балансында 10 җиңел, 2 дезинфекция җиһазлары урнаштырылган махсус автомобиль исәпләнә. Ветеринария берләшмәсен Геофизическая, 15 б адресы буенча урнашкан башка бинага күчерү хәстәре белән йөрибез. Ике катлы бинаның икенче катына тулысынча ремонт ясадык инде, беренче катны тәртипкә китереп лаборатория ачу уе белән янабыз. Киләчәктә Әлмәт ветеринария берләшмәсендә барлык заманча приборлар белән җаһазландырылган региональ лаборатория ачу да күздә тотыла.

- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез.

- Барлык ветеринария хезмәткәрләрен дә бәйрәм белән тәбрик итеп ныклы сәламәтлек, авыр эшләрендә түземлек, гаиләләрендә иминлек телим. Хезмәтебезнең кирәклеген һәм җаваплылыгын тоеп башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Әңгәмәдәш Фәрдия Хәсәнова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International