Агымдагы елда Әлмәт муниципаль районында 20 ел тукталып торганнан соң, кабаттан орлык өчен кукуруз чәчү эшен башлап җибәрделәр. Районның 6 хуҗалыгы: «Чишмә», «Ярыш», «Чулпан», Токарликов һәм «Кичучат» та барлыгы 930 гектарда әлеге культураны игү белән шөгыльләнәләр. Бүген район башлыгы шәхсән үзе район басуларында булып, кукуруз орлыгын җыю эше белән танышты. Ул эш барышыннан канәгать булуын белдерде һәм югары үзенчәлеккә ия бу культураның чәчүлек җирләрен киләчәктә арттыру кирәклегенә басым ясады.