ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Православие дине руханилары һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән бергә журналистлар Әлмәт муниципаль районындагы тарихи әһәмияте булган һәм реконструкция таләп ителгән храмнарны йөреп чыктылар.
Бүген Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләрне янгын булган очракта иминлек күнекмәләренә өйрәтү булды.
Гражданнарны кабул итү
Ремонт үткәрелү сәбәпле 2014 елның 30 апреленнән эшләр төгәлләнгәнчегә кадәр Әлмәт – Иске Шөгер автомобиль юлыннан (ремонт участогы км 0+000-км 7+600) транспорт хәрәкәте ябыла.
24 апрельдә 8.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Мәшгульлек үзәгендә “Белем алу. Карьера-2014” уку урыннары ярминкәсе булачак.
1 майда Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында чираттагы җәйге сезонны ачу була.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлекчәсе барлык автомобиль ияләренә мөрәҗәгать итә: атна ахырына кадәр, бигрәк тә 26 апрельдә, шимбә өмәсе көнне транспортыгызны урамда калдырмагыз, җыештырырга комачау тудырмагыз.
18 һәм 21 апрельдә Әлмәттә “Юл приставы” комплексын кулланып рейд үткәрелде

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Халкыбызның гореф-гадәтләренә таянып, балалар бакчасында төрле эшчәнлек формалары аша балаларга әхлакый тәрбия бирү алымнарын активлаштыру, алдынгы эш формаларын билгеләү максатыннан, март аенда Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре арасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү” бәйгесе үтте
Бүген ӘМР Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре республикада бара торган экологик икеайлык кысаларында үзләренә беркетелгән участокларда генераль җыештыру үткәрергә чыктылар. Алар сугышчан Дан мәйданының яшел зонасы территориясен тәртипкә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International