“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү” бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Халкыбызның гореф-гадәтләренә таянып, балалар бакчасында төрле эшчәнлек формалары аша балаларга әхлакый тәрбия бирү алымнарын активлаштыру, алдынгы эш формаларын билгеләү максатыннан, март аенда Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре арасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү” бәйгесе үтте.

Чара Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте, Мәгариф идарәсе, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршысында оештырылган “Ак калфак” татар хатын –кызлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Бәйгедә 23 тәрбияче катнашты. Комиссия игътибарына милли төркемнәрдә эшләүче, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр эш тәҗрибәсе тупланган портфолио, дәресләренең берничә төре яздырылган видеоязмалар тәкъдим иттеләр.

18 апрель көнне Түбән Мактама бистәсенең 62 нче балалар бакчасында ике турда узган чараның җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Кунакларны Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Әлмәт язучылар бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев, Мәгариф идарәсе баш белгече Сирена ҖиҺаншина сәламләде.. Алар үзләренең чыгышларында балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүнең әһәмиятен, бу эшне киңрәк масштабларда уздырырга кирәклеген ассызыкладылар.

Нәтижәләргә йомгак ясагач, шәһәр буенча 1 урынга 62 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Муртазина, 2 урынга 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлгенә Шәймиева , 3урынга 34 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмилә Хәлиуллина чыкты.

Авыл бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Әлфия Яруллина, Елховой балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 урын - Лилия Хәбипова, Тайсуган балалар бакчасы тәрбиячесе;
3 урын - Нәсимә Гафарова, Кичүчат балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фәрдия Хәсәнова,
“Альметьевский вестник” газетасы
Автор фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International