Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре шәһәрне чистартуда

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Бүген ӘМР Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре республикада бара торган экологик икеайлык кысаларында үзләренә беркетелгән участокларда генераль җыештыру үткәрергә чыктылар. Алар сугышчан Дан мәйданының яшел зонасы территориясен тәртипкә китерделәр. Муниципалитет хезмәткәрләре ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты биргән “Чистый Альметьевск” дип язылган якты төсле жилетлары белән шунда ук әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын җәлеп иттеләр. Үз үрнәкләре белән алар барлык әлмәтлеләрне шәһәрдә чисталык урнаштыруда катнашырга чакырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International