ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне – бәйрәм көннәр.
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.
Республикада 1 апрельдә башланган экологик икеайлык кысаларында район җитәкчелеге тарафыннан нефтьчеләр белән бергә беренче гомумрайон шимбә өмәсе – 26 майга кадәр уртак тырышлык белән Әлмәт шәһәрен чистарту бурычы куелды.
Ихлас күңелдән котлаулар, чәчәк бәйләмнәре, җылы юрган – бүген 90 яше тулган Фәгыйлә Кәлимуллина бөтенесен бик куанып кабул итте. Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, Социаль яклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Кадрия Гыйматдинова, журналистлар килде.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, МАББУ “5нче гимназия”се “Йөрәгеңне ач” мәрхәмәтлелек акциясе үткәрде.
Россиянең барлык почта бүлекчәләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан «Якташлар рәхмәте» дип исемләнгән Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды.
“Бриллиант кәләш-2013” Бөтенроссия фестиваленең республика турында Әлмәт, Чаллы, Алабугадан 13 кыз катнашты.
Әлмәт шәһәрнең 20 нче мәктәбендә иҗат фестивале узды.
18 нче апрель көнне Риза Фәхретдин исемендәге беренче гимназиядә “Сөембикә -2014” бәйгесе узды. Бу чара гимназиядә 19 нчы ел үткәрелә. Өлкән сыйныф кызлары өчен Сөембикә исемен яулау бик зур дәрәҗә булып тора.
«Музейлар язы Татарстан - 2014» акциясендә катнашу ниятеннән, Р.Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре Кичүчат урта мәктәбендә “Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы” дип аталган чара оештырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International