ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
3-4 июньдә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда, Biosense Webster компаниясенең нефлюорюороскопик CARTO 3 электромагнит навигациясе системасын кулланып, радиоешлыклы аблация операцияләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Анда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан аритмология белгечләре катнашты. Мондый навигация системасы куллану пациентларга йөрәк ритмының иң катлаулы бозылу очракларында операция ясарга мөмкинлек бирә.
Май аенда Әлмәт территориаль органы белгечләре сату сәгатьләренең үтәлмәвен 8 тапкыр ачыкладылар, сатучылар тиешсез вакытта нигездә сыра сата
Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында мәктәпләр һәм укучылар арасында “Экобелем” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чара Бөтендөнья табигатьне саклау көне кысаларында үткәрелде.
Әлмәт спортчысы Дилүс Гомәров, Сочида “Олимпия” пауэрлифтингы буенча һәвәскәрләр арасында дөнья кубогына ярышларда катнашып, ике алтын медаль яулады. Ярышларда БДБ һәм Европа илләреннән 500 авыр атлет катнашты.
10 июньдә халыкара КВН берлегенең беренче форумы кысаларында Казанда Югары лига, Премьер-лига, Беренче һәм Үзәк лигалар катнашында КВН музыка фестивале була.
Статистика күрсәткәнчә, киң колач белән “Наркотиксыз тормыш” акциясе үткәрү вакытында Наркоконтроль идарәсенең “ышаныч телефоны”на шылтыратулар алдагы ай белән чагыштырганда 35%ка күбрәк булган.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан территориясендә һаман да челлә дәвам итә. Яңгырлар яумау, корылык аркасында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен халык бергәләп терлекләр өчен азык әзерләү турында карар кабул итте
Ял көне мәйданчыгы әлмәтлеләрне җылы шимбә кичләре белән куандырып тора.
Кыр­гый кин­дер нар­ко­тик­лар­ның за­кон­сыз әй­лә­не­ше өл­кә­сен­дә җи­на­ять­ләр кы­лы­ну­га сә­бәп­че бу­лып то­ра, ке­ше­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә зы­ян ки­те­рә, дәү­ләт һәм иҗ­ти­ма­гый кур­кы­ныч­сыз­лы­гы­быз­га яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International