ӘМР советы һәм башкарма комитеты коллективы яфрак азык әзерләргә чыкты

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Татарстан территориясендә һаман да челлә дәвам итә. Яңгырлар яумау, корылык аркасында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен халык бергәләп терлекләр өчен азык әзерләү турында карар кабул итте.

Әлмәт районы басуларында бүген 8-10 см калынлыгындагы катламда дымлылык нульгә якынлашып килә. Эре терлекләрне кышкы чорга азык белән тәэмин итү һәм авыл кешеләренә ничек тә булса ярдәм итү максатында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре азык әзерләүгә актив кушылдылар.

“Без ел саен яфрак азык җыярга чыгабыз, - диде Мәҗит Салихов. – Шунысы әйбәт, урманнарыбыз кышка әйбәт запас әзерләргә мөмкинлек бирә. Шәһәр һәм район кешеләренең һәммәсен, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләрен терлек азыгы әзерләү эшенә кушылырга чакырыр идем. Катлаулы чорда авыл кешеләренә терлекләрнең баш санын саклап калырга булышмыйча ярамый”.

Бер бозауга кимендә 50-60 махсус себерке бәйләргә кирәк.

“2010 елгы корылыкта яфрак азык әзерләү аркасында күп хуҗалыклар терлекләрнең баш санын саклап кала алдылар, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Габдрәкыйпов. – Ул елны без 2200 тонна себерке әзерләгән идек. Хәзер дә яфрак азыкмы, үләнме – һәммәсен дә җыярга кирәк”.

Район башлыгының кушуы буенча сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләре яфрак азык әзерләүдә ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беркетеләчәк. Бу эштә теләге булган һәр кеше катнаша ала.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International