“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! “Техснаб” микрорайонында яшәүчеләр исеменнән язам. Безнең микрорайонда элекке башлангыч мәктәп бинасы инде байтак еллар буш тора. Балаларны 2 автобус белән 10нчы һәм 15нче мәктәпләргә йөртәләр, башка мәктәпләргә 4нче маршрут белән йөриләр. Безнең микрорайонда балалар күп, ә аларга шөгыль юк дип әйтәсе килә. Мәктәп бинасында спорт секцияләре, кызыксыну клублары ачып булмасмы?

Җавап: “Техснаб” микрорайонындагы элекке башлангыч мәктәп бинасының бүлмәләренә капиталь ремонт кирәк, шулай ук җылыту системасын да алыштыру кирәк булганлыктан, хәзер анда спорт секцияләре һәм түгәрәкләр ачу мөмкин түгел. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының таләбе белән тренер ставкаларын да кыскарту күздә тотыла, бу да “Техснаб” микрорайонында спорт секцияләре ачу мөмкинлеге калдырмый.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен ТОСМ мөдирләре шефлык итүче предприятиегә яшәү урынында тренер ставкасы булдыру турында мөрәҗәгать әзерләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International