Госалкогольинспекциянең территориаль органы хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләрне яшертен кайтару фактларын ачып торалар
2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Май аенда Әлмәт территориаль органы белгечләре сату сәгатьләренең үтәлмәвен 8 тапкыр ачыкладылар, сатучылар тиешсез вакытта нигездә сыра сата. Бер кибеттә, мәсәлән, сатучы сыра да, аракы да сатты, эш хакы күпме сатуга бәйле дип аңлатты. Апрель аенда гына бу кибеттә шундыйрак факт булган иде инде. Кибет директоры 55000 сум штраф түләгән иде, күрәсең, сабак алмаганнар. Хәзер вазифаи һәм юридик затка карата административ протокол язылды.
Моннан тыш гражданнарның Казахстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясен тиешле маркалардан башка кайтаруы ачыкланды, 3000 литрдан артык эчемлекләре алынды. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү вакытында 20 000 сумнан артык суммага срогы чыккан азык продуктлары утильләштерелде.