Паркта “Экобелем” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында мәктәпләр һәм укучылар арасында “Экобелем” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чара Бөтендөнья табигатьне саклау көне кысаларында үткәрелде.

Әлмәт район советы һәм башкарма комитеты исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова чыгыш ясады. Ул катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмчә кәеф булсын өчен мәктәп коллективлары концерт программасы әзерләгәннәр иде, үзләренең талантларын күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International