Әлмәт спортчысы Сочидан ике алтын медаль алып кайтты

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Әлмәт спортчысы Дилүс Гомәров, Сочида “Олимпия” пауэрлифтингы буенча һәвәскәрләр арасында дөнья кубогына ярышларда катнашып, ике алтын медаль яулады. Ярышларда БДБ һәм Европа илләреннән 500 авыр атлет катнашты.

Былтыр Дилүс шәкерте Наил Мөхәррәмов белән Ектеринбург шәһәренә пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатына барган иде. Анда ул үз авырлыгында икенче урын алды, шәкерте өченче булды. Дилүс Гомәров “СМП Нефтегаз” ААҖдә яшьләр һәм спорт эшләре буенча хезмәт җитәкчесе булып эшли, пауэрлифтинг белән 7 яшеннән бирле шөгыльләнә. “СМП Нефтегаз”да спортка игътибар зур, шәһәр спартакиадасында, Транспорт һәм юл хуҗалыгы үткәрә торган “Сәламәтлек” спартакиадасында, шулай ук корпоратив спартакиадада катнашуга акчаларын кызганмыйлар.

Октябрь аена Дилүс Гомәровны Израильгә дөнья чемпионатына чакырдылар, Әлмәт спортчыдан яңа җиңүләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International